10:26
Поздравление 23 февралем наш мужской коллектив

Сегодня, 20 февраля 2016 года поздравили наш мужской коллектив с днем Защитников Отечества.

Передали им свои искренние пожелания от имени женского коллектива.

         

 

       

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Котлыйк әле егетләрне

Җитте бит бәйрәм көне.

Күңел тулды шигырь белән

Яздым аны көне-төне.

 

Оешмабыз хуҗасы –

Була ул безнең – Ильнур.

Телик аңа сәламәтлек,

Юмартлык һәм игелек.

 

Аннан кала “зам-пом”нар,

Механик һәм мастерлар.

Алар бар да тырышлар,

Юкка-барга кызмыйлар.

 

Су тармагын җитәкли

Марсель “Тимершык”ский.

Безне бер дә сусыз тотмый

Егетләре “шәп”ский.

 

Җылылыксыз яшәп булмый

Кышкы салкын көннәрдә.

Булмасын ла хәвер-хәтәр

Озын кара төннәрдә.

 

“Корыч ат”ны иярли

Автотранспортчы егетләр.

Ару-талуны белми,

Алар җелек кебекләр.

 

Бистәдәге чисталыкны

Тәэмин итә ТБОлар.

Иртәнге 4тән торып

Инде чабалар алар.

Вывоз ЖБО да калышмый

Түккән суларны ташый.

Очистной да бирешми

Рейс саннарын барлый.

 

Дөнья булгач, мал да үлә

Төрле хәлләр булгалый.

Көн-төн саклый аларны,

Нәкыйп, Азат, Нургали.

 

Краннары ватылса,

Сантехникалар барлый.

Аннан бюджет акча түли,

Артыннан мырлый-мырлый.

 

Ут белән тәэмин итә

Безнең Мәүлит электрик.

Эшләп тора светофорлар

Юл аша чыгарга трик-трик.

 

Тынычлыгыбызны саклый

Дамир дигән дустыбыз.

Һәрвакыт уяу булсын,

Буш тормасын постыбыз.

 

Оешмабыз һәрчак шулай,

Гөрләп яшәсә иде.

Бергә-бергә эшләргә дип

Ходай теләсә иде. (Амин)

 

Гөлфия Галлямова 

 

 

 

 

 

 

Просмотров: 32 | Добавил: RezeDaShkA | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar