14:50
Нам 60 лет!

25 марта 2016 года состоялся вечер, посвященный 60 летию нашей организации. Были приглашены руководители организации прошлых лет и руководители исполнительного комитета Сабинского муниципального района.

     

Матур апрель аенда

Оешмабыз оешкан.

Сизмичә, сиздермичә

60 ел үтеп киткән.

         Бик күп төрле җитәкчеләр

         Җитәкләделәр аны.

         Һаман саен алга бара,

         Коммунальныйның даны.

 

Һәрбер җитәкченең үз алымы

Булды эш дәверендә.

Бүгенгедәй истә әле,

Алар һаман хәтердә.

         Без аларны хөрмәт белән

         Һәрчак искә алабыз.

        Чын күңелдән рәхмәт әйтеп

         Башлар иеп калабыз.

Үткәнне белмәгәннең

Булмый диләр киләчәге.

Хөрмәт белән искә алыйк,

Кичә, бүген, иртәгене.

        Оешмабыз һәрчак шулай

        Гөрләпләр торса иде.

        Фәрештәләр “Амин” диеп

        Канатын сузса иде.

Һәр туган таңга сөенеп

Яшик без хезмәттәшләр.

Һәрбер эштә булсак иде

Бердәм һәм теләктәшләр. (Гөлфия Галлямова)

 

      

        

        

       

        

    

     

    

   

  

   

 

 

Просмотров: 36 | Добавил: RezeDaShkA | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar