14:34
Кадерле әниләр! Сезне якынлашып килүче Әниләр бәйрәме белән тәбрик итәбез.

Ана!  Һәркем өчен иң изге, иң кадерле зат. Бу якты дөньяга килгәч тә, нарасыен йомшак куллары белән сыйпап, ак биләүгә биләүче, елаганда җыр көйләп уятучы, яшәргә көч-дәрт бирүче, гомер буена баласының кайгы-шатлыкларын уртаклашып яшәүче газиз әниләр һәм әбиләр! 

                            Күңелегездә сезнең кояш яна,

                            Нурлы йөзегездә - яз яме.

                            Җирдә яшәү җырга әверелсен,

                            Котлы булсын әни бәйрәме!

         Бәйрәмнең кайсы да җанга ял алып килә. Шушы бәйрәм көне, елмаеп баккан кояшның матурлыгын, табигатьнең самимилеген өстәп, күңелегезгә шатлык, тәнегезгә сихәтлек, өегезгә иминлек алып килсен.

Просмотров: 36 | Добавил: RezeDaShkA | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar