09:28
Кадерле әниләр!

Кадерле әниләр! Сезне чын күңелебездән әниләр көне белән тәбрик итәбез. Сезгә корычтай нык сәламәтлек, иминлек, эшегездә зурдан – зур уңышлар, кояштай озын гомер телибез. Һәрвакыт шат, сөйкемле, бәхетле булыгыз!!!

      Кем дөньяга кеше бүләк итә,
      Ә кешегә - якты дөньяны ?
      Тойгылары кояш кебек кайнар,
      Эретерлек гранит кыяны?
      Кем елмая җәйге таң аткандай,
      Балкып китә шундук тирә-як?
      Нәфислеге гөлләр сокланырлык,
      Көләчлектә аңа тиңнәр юк?
      Ул, әлбәттә, яшәү чыганагы.
      Тормыш яме - Әнкәй, хатын- кыз !!! 

 

 

 

 

    

Просмотров: 9 | Добавил: rezedasaab | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar