15:05
Якынлашып килүче яңа ел белән дуслар!!!

Килсен әйдә Яңа еллар

Хәере белән!

Булсын шатлык, сөенече,

Капчыгы белән!

Ашкынып көтә күңелем,

Яңа ел кичен.

Балачакта тансыклаган,

Мандарин исен.

Балалыктан чыга алмый,

һаман йөрәгем.

Кыш бабай килер кебек,

Төяп бүләген.

Күңелем өмет итеп,

Кыш бабай көтә.

Могҗизаларга ышанып,

Гомерләр үтә.

Килсен әйдә Яңа еллар,

Хәере белән!

Булсын шатлык, сөенече,

Капчыгы белән!

Якынлашып килүче яңа ел белән дуслар!!!

 

Просмотров: 35 | Добавил: RezeDaShkA | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
avatar